Кулланучы әлифбасы: сыйфатсыз аяк киеме сатып алганда нишләргә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Казан территориаль органына даими рәвештә кулланучылардан шалтыратулар килә, аларга еш кына сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләре буенча консультация кирәк була. Язгы-көзге аяк киеме юешләнү проблемасы белән очраша, ә менә җәй көне аякларны һәм оекбашларны буяу проблемасы туа.

Бүген беркем өчен дә сер түгел, кайбер җитештерүчеләр һәм аяк киеме сатучылар һәрчак түбән сыйфатлы, арзанлы материаллар хисабына аяк киеменең үзкыйммәтен киметергә омтыла. Шуңа күрә аяк киемнәре сатып алганда яки сатып алганнан соң да, без Сезгә кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәбез, алар аяк киемнәренең куллану үзлекләрен озак вакытлар саклап калырга ярдәм итәр.

САТЫП АЛЫР АЛДЫННАН:

Барыннан да элек, барлык очраклар өчен дә һәм төрле сезон өчен бары тик бер пар аяк киеме сатып алу фикереннән баш тартырга кирәк.

1. Сайлаганда аяк киемен кайда куллану турында уйлагыз:

• көн саен кия торганмы;

* офиста – ябык бүлмәләрдә кию өченме;

• спорт белән шөгыльләнү өчен, спорт мәйданчыгында кияр өченме;

• сезонлы аяк киемеме – бары тик билгеле бер сезон өчен генәме һ. б.

2. Модельләрнең күп төрле булуы һәм аларның төрле характеристикалары сатып алучыга дөрес сайлауны катлауландыра. Бу очракта сату кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге башка мәсьәләләрне белеп кенә калмыйча, сатуга тәкъдим ителә торган товарларның модельләрен һәм характеристикаларын, маркировкаларын, үзенчәлекләрен дә яхшы белергә тиешле белемле сатучы ярдәм итә ала. Шуңа күрә, оялып торырга кирәк түгел, сатучыларга кызыксындырган сорауларыгызны бирегез, һәм товарның бәясенә генә игътибар итмәгез.

3. Аяк киемен кибеттән сатып алырга кирәк. Ләкин базарда түбән сыйфатлы товар ешрак очррый дигән сүз түгел. Кайчагында анда кибеттәгегә караганда да югарырак сыйфатлы аяк киеме табарга була, тик аның белән нәрсә дә булса килеп чыкса, сыйфатсыз товар саткан сатучыны табу катлаулырак булачак.

Әгәр дә сез базарда аяк киеме сатып алгансыз икән, конкрет сатучыны түгел, ә сәүдә урынының номерын истә калдырырга кирәк. Сатучы палаткасының вывескасына яки товарның кемнеке булуы турында язылган башка мәгълүматка карагыз. Әгәр андый мәгълүмат юк икән, бу сезне сагайтырга тиеш.

4. Сезгә ошаган аяк киемен киеп караганда ашыкмагыз. Барлык тегелгән урыннарын, таплар, кимчелекләр булу-булмавына игътибар итегез.

5. Сезгә кирәк булган күләмне дөрес сайлап алуга зур игътибар бирергә кирәк, чөнки аяк киеме размеры буенча аякларыгыз туры килмәгән очракта, кайбер проблемалар барлыкка килергә мөмкин – аяк киеме формасы үзгәрү, тегелгән урыннарның ертылуы, ярыклар барлыкка килү һәм башкалар.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 25 нче формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы аяк киемнәрен сатып алучы, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн дәвамында алыштырып алырга хокуклы. Шуны истә тотарга кирәк, тиешле сыйфатлы аяк киеме әгәр дә ул кулланылышта булмаса, товар төре, куллану үзлекләре, фабрика ярлыклары сакланган очракта гына алыштырылырга мөмкин.

Сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару законның 18 статьясы белән регламентланган.

Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, үз теләге белән түбәндәгеләргә хокуклы:

• шундый ук товарга (шул ук модель һәм (яки) артикулга) алыштыруны таләп итәргә;

• сатып алу бәясен тиешле рәвештә үзгәртеп, башка аяк киеменә алыштыру;

• сатып алу бәясен киметү;

* аяк киемендәге җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләүне таләп итү;

• сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм бу аяк киеме өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.

Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Сатучы законда билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тартса, язмача дәгъва язарга кирәк. Дәгъвада сезнең хокукларны бозу һәм таләпләрне үтәмәүне күрсәтергә кирәк.

Дәгъваның бер нөсхәсе оешмага тапшырыла, икенче нөсхәдә оешма хезмәткәре аны кабул итү датасын һәм имзасын куярга тиеш. Әгәр дә претензияне нинди дә булса сәбәпләр аркасында кабул итмиләр икән, аны почта аша заказлы хат белән оешма урнашу урыны адресы буенча, тапшыру турында уведомление белән җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International