Зәй шәһәрендә яшәүче үз йортыннан законсыз рәвештә хәмер саткан

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Алкогольле продукцияне әзерләү һәм сату процессы РФ законнары белән төгәл җайга салына. Махсус лицензия алган оешмалар гына спиртлы эчемлекләр белән эшләргә хокуклы. Сәүдә алып барганда әлеге кагыйдәләрне үтәмәү алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше дип атала. РФ ҖК, шулай ук Административ хокук бозулар турындагы кодекс маддәләре мондый җинаять өчен җаваплылыкны күздә тота.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекчаны законсыз сату факты ачыкланды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Зәйдә 14.17.1 маддә буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Алынган алкоголь үрнәкләре ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәве һәм кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруын ачыклау өчен тикшеренүләргә җибәрелде. Экспертиза бәяләмәсе нигезендә, органолептик күрсәткеч буенча, сыеклык ГОСТ таләпләренә туры килми. Штраф билгеләү турындагы карарны Зәй шәһәр суды кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International