Үсеп килүче буынны үз хокукларын белергә һәм якларга өйрәтәбез

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда Баулы шәһәренең 2 һәм 6 урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Әлмәт территориаль органы белгече Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм социаль үсеш бүлеге белгече белән берлектә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уку дәресләре үткәрде.

Уку дәресен үткәрү барышында товарларны көндәлек кулланучылар булып торучы укучылар, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда кулланучының тәртибе турында; товар сатып алганда сатучы тарафыннан бирелгән дөрес мәгълүмат күләме турында; тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару сроклары турында; товарга диагностика, экспертиза, ремонт үткәрү; товарда җитешсезлекләрне ачыклаганда һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында каралган эшләрдә кулланучының үз-үзен тотышы кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар.

Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм көндәлек тормышта очрашкан бәхәсле мизгелләр буенча консультацияләр алдылар.

Нигездә, балалар ата-аналары сатып алган смартфоннарда, планшетларда, кәрәзле телефоннарда һәм электрон китапларда җитешсезлекләрне ачыклау очракларында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында кызыксындылар.

Белгечләр тарафыннан сатып алучыларның хокуклары аңлатылды һәм конкрет мисалларда гамәлләр алгоритмы тасвирланды.

Лекция барышында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында катнашу мөмкинлеге, аны үткәрү шартлары, тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International