Закон белән тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуны тыю дәвам итә, әмма кызганычка каршы, барлык сәүдә объектлары да бу законны үтәми.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 171-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү барышында Казан шәһәренең сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра, алкогольле һәм спиртлы продукция сатуны чикләү сәгатьләрендә ваклап сату ачыкланды. Бу факт буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International