Җәмәгать транспорты тукталышында сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу фактын ачыклады. 69,83 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка әлеге закон бозучы берничә тапкыр тартылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International