2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
Белгечләргә Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
Моннан тыш, 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турында да сөйләделәр. Башкарма комитет белгечләренә кулланучылар тарафыннан сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау мәсьәләләре буенча законнар аңлатылды, товарларга карата таләпләр кую сроклары, товарны тиешле сыйфатта алыштыру тәртибе һәм башкалар турында сөйләделәр.
Күчмә чара барышында Башкарма комитет белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.