Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елның сентябрь башында Polaris робот-пылесос сатып алган. Аның рус телендә инструкциясе булмаган. Кулланучы сүзләренә караганда, беренче вакытта пылесос яхшы эшләгән, әмма бер атнадан соң идарәне югалта башлаган, бина картасын адекват төзи алмаган, җыештыру алгоритмы бозылган. Шуннан соң кулланучы товарны кире кайтаруны таләп итеп, кибеткә кире кайтара. Сатучы исә акчаны кире кайтарудан баш тарткан, пылесос товар кыяфәтен югалткан – төбендә кыршылган эзләр бар, дип сылтаган. Товар сатучы тарафыннан диагностикага һәм гарантия ремонтына кулланучы тутырган гариза бланкы нигезендә кабул ителә. Кулланучы исә акчаны кире кайтаруны таләп итүен күрсәтмәгән. Товар әлегә кадәр диагностикада, һәм сатучы 45 көн булуын искәртә. Кулланучының соравы: ничек ремонттан баш тартырга һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә?
Кулланучылар арасында иң еш җибәрелә торган хата - товарны тапшырганда тиешле таләпнең күрсәтелмәве. Сатучылар моның белән файдалана һәм үз бланкларын тутырырга – товарны гарантия ремонтына һәм диагностикага җибәрергә тәкъдим итә. Мондый гаризага кул куйганда, кулланучы товарны кире кайтару ниятеннән баш тарта һәм гаризаны карау вакытын 45 көнгә кадәр озайта. Моннан тыш, пылесослар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә, кимчелек булу сәбәпле, сатып алганнан соң 15 көн эчендә алардан баш тартырга мөмкин. Товарны кире кайтару өчен сатучыга товарны сатып алганнан соң 15 көн эчендә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъвада сатучыдан имзаланган гариза стандарт булуын күрсәтергә кирәк, чөнки кул кую өчен билгесез кулланучылар даирәсенә тәкъдим ителә, шуңа күрә анда белдерелгән таләпне дөрес чагылдырмый. Шулай ук акчаны кире кайтару турында таләп итегез. Моннан тыш, товар турында рус телендә мәгълүмат булмау акчаны кире кайтаруга мөстәкыйль нигез булып тора.