Алкогольле продукцияне сату вакытына игътибар итәргә кирәк

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Иртән иртүк Түбән Кама кибетләренең берсендә сатучы сыра саткан. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату турында Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормаларын бозып сату фактын теркәде, бу сатучының гамәлләрендә РФ КоАП 14.6 ст.3 өлешендә каралган административ хокук бозу составының булуын күрсәтә. Сатучы таныш булмаган гражданинга 0,5 литр күләмендә ябык металл савытта составында 9% этил спирты булган сыра саткан, һәм әлеге фактны ул кире какмады, чөнки сыра сату вакытына игътибар итмәгән.

Шәхси эшмәкәр беркетмә төзү өчен чакырылган. РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән егерме меңнән кырык мең сумга кадәр, юридик затларга - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән яисә аннан башка административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International