Кибет сатучылары өчен укулар үткәрелде

2021 елның 24 сентябре, җомга

2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Ирина Галимова Теләче авылында сәүдә эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр Н.М. Хәсәнованың «Лига» кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрде. Чараның төп юнәлеше булып сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм ваклап сату кагыйдәләрен җиткерү торды, шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары, телефоннары турында мәгълүмат булган һәм товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International