Агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм кунаклары өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән оештырыла.
Чара барышында күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә һәм килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнардагы соңгы үзгәрешләрне аңлаттылар, товарлар сатканда кулланучылар һәм сатучылар арасында мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде, претензия хаты проектын төзүдә хокукый ярдәм күрсәтелде. Киләсе очрашу 29 сентябрьгә планлаштырылган.
Бинага кергәндә кулланучылар өчен уңай булган урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны һәм территориаль орган визиткалары урнаштырылды.