2021 елның 24 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге башлыгы Руслан Архиреев, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин, Түбән Кама муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Индира Галиева, «Алкоторг» ҖЧҖнең Кама аръягы зонасы директоры урынбасары; «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов үз чыгышында 2021 елның 8 аенда район территориясендә алкогольле продукция сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, булдырмау буенча алып барылган эшкә йомгак ясады, уңай моментларны да, проблемаларны да билгеләп үтте.
Шулай ук ведомствоара комиссиянең узган утырышы йомгаклары буенча үткәрелгән эш нәтиҗәләре, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын кисәтү һәм 2021 елның 8 аенда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциядән кискен агулану, алкоголизмны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкогольле һәм спиртлы продукция белән агулану, балалар һәм яшүсмерләр арасында алкоголизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча районның алкоголь базарындагы хәлне яхшырту буенча карар кабул ителде.