Чистайда 4 нче мәктәп укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Бүлек белгечләре укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының, кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетыннан башлап, барлыкка килү тарихы, шулай ук кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең роле турында сөйләделәр. Аннан соң «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм яңа редакциядәге кайбер закон актлары нигезләмәләре каралды: ваклап сату - алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре. «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» РФ Федераль законының, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләренә аерым тукталдылар.

Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада һәм быел олимпиаданың 3 нче этабы Чистай шәһәрендә узачагы турында сөйләделәр.

Чара барышында, укучыларның дистанцион ысул белән сәүдә итүгә кызыксынуларын исәпкә алып, интернет-кибетләр аша товарлар сатып алу тәртибен, шул исәптән сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларын аңлаттылар. Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген һәм алмашынырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген карадылар.

Укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасының күпсанлы буклетлары һәм номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International