Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан товарлар сатып алганда, эшләр, хезмәт күрсәтүләр вакытында, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Консультация пункты эше вакытында гражданнар нигездә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:
• сатып алынган бакча инвентарында дефект ачыкланган очракта нишләргә;
* үлчәме буенча туры килмәгән, азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга;
* уйламыйча сатып алынган азык-төлек товарлары өчен акчаны кире кайтарырга мөмкинме;
* товарлар сатып алганда мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүматка карата нинди таләпләр бар һәм башкалар.
Кулланучылар хокукларын яклау законының гамәлдә булу өлкәсеннән тыш, гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат та җиткерелде.
Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә, кулланырга киңәш ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.