Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече «Фасоль» кибетендә кибет җитәкчесе һәм сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча укулар үткәрде. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеге һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды, шул исәптән сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында, сатучы һәм товарлар турында, аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу; товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләре сату кагыйдәләре турында да сөйләштеләр.
Сатучыларның аеруча игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм товарларны саклау шартларын үтәүгә бирелде.
Өстәмә рәвештә кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары аңлатылды.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.