Өлкәннәр көненә

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Өлкәннәр көне өлкән буынга игътибар итәргә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар арттырырга, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга кирәклеген искәртергә тиеш.

Бүгенге көндә өлкәннәр турында кайгырту аеруча актуаль. Хәзерге вакытта дистанцион һәм намуссыз сатучыларның йогынтысына эләгә торган өлкән яшьтәге кешеләрне алдау очраклары арта, чөнки аларны кертемнәр, дару препаратлары һ. б. буенча ялгыштыралар.

Безнең һәрберебез - кулланучы, һәммәбез дә сатылган товар, күрсәтелгән хезмәтләр һ.б. сыйфатлы булыр дип өметләнәбез. Әмма, алдашу белән ешрак очрашабыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, өлкәннәрнең хокукый белемен һәм кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүматлылыгын арттыру максатларында, Җиңү паркы территориясендә, товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International