Балык Бистәсе районында 2020-2021 еллар нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча гавами чара үткәрү турында

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Үткәрү урыны: ТР, Балык Бистәсе муниципаль районы, Балык Бистәсе ш. т. б., Ленин ур., 48, 2 кат

Үткәрү датасы: 2021 елның 29 сентябре

Катнашучылар:

- Исланов Роман Леонидович - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;

- Токранов Вячеслав Иванович - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары;

- Егорова Марина Ивановна - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы;

- авыл җирлекләре башлыклары;

- Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары Муксинов Ранис Габделәхәт улы;

- Тимербулатов Илдар Рафаил улы - полиция начальнигының иҗтимагый эшләр буенча урынбасары;

- шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар вәкилләре.

 

Көн тәртибендә:

1. 2020-2021 елларда Казан территориаль органының контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре турында;

2. алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан аеруча еш җибәрелә торган хокук бозуларның сәбәпләре һәм аларны бетерү юллары;

3. дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү тәртибе («Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон);

4. сораулар һәм җаваплар.

 

Тыңладылар:

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Егорова Марина Ивановна, Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль-инспекция чаралары нәтиҗәләре, БДАМС мәгълүматлар базасы белән эшләү турында чарада катнашучыларга кыскача мәгълүмат җиткерде.

Алкогольле продукция, шул исәптән яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату, товар озату документларыннан башка, АП һәм БДАМС әйләнешен тиешенчә исәпкә алмау, декларацияләү тәртибен бозу һ. б. очракларны еш ачыклау сәбәпләре тикшерелде.

Эшкуарлардан түбәндәге сораулар алынды:

- гамәлдәге чикләүләр чорында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләрне озайту тәртибе турында;

- контрольлек итүче органнар тарафыннан кече һәм урта бизнес субъектларына карата контроль чаралар үткәрүнең дөреслеге турында һ. б.

Хуҗалык итүче субъектлардан кергән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде, дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары карарларына карата дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен судка кадәр шикаять бирү тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуга һәм алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне алу, озайту һәм яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә тапшырырга тәкъдим ителде.

Чара ахырында барлык катнашучыларга, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен дә кертеп, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату очракларына чик кую максатыннан, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен активрак кулланырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International