Чәчәкләр - ул тормыш, матурлык. Чәчәкләр безне гомер буе озата бара, алардан башка бер генә тантана да узмый, чәчәкләр хөрмәтенә бәйрәмнәр оештырыла. Болгариядә розалар, Англиядә – миләүшә чәчәкләре бәйрәме, Германиядә - фиалкалар, Франциядә - ландыш бәйрәме күңелле итеп билгеләп үтелә. Венециядә чәчәкләр йөрешеннән гыйбарәт шаккаткыч тамаша уза, ул вакытта чәчәкле гирляндалар һәм төрле төстәге фонарьлар белән бизәлгән гондоллар каналлар өсләреннән уза. Голландиядә язын лалә чәчәкләре, нарцисслар һәм гиацинтлардан «башнялар», «замоклар», «фонтаннар», «кареталар» коралар, алар урамнар буйлап хәрәкәт итә, ә чәчәк тронында иң матур чәчәк патшасы утыра. Менә дигән көзге хризантемалар тимер юл станцияләренең платформаларына урнаштыралар, аны Япониядә мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен өчен оештырлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Чәчәкләр» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.