2021 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе эшләде. Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләренә медицина һәм косметология тармаклары үсешенең соңгы казанышларын һәм тенденцияләрен тәкъдим иттеләр.
Күргәзмә эше үз эченә бай эшлекле программа туплаган иде: медицина һәм сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләре буенча конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанның дәвалау оешмалары һәм Татарстан Республикасының баш штаттан тыш сәламәтлек саклау белгечләре белән бергә оештырылган.
Гадәттәгечә, күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы оештырган кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация пункты эшләде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре күргәзмәдә катнашучыларга консультацияләр бирде, болар - кулланучылар да, медицина товарлары җитештерүчеләр дә.