Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Нурлат муниципаль районында узган ведомствоара комиссия утырышында катнашты

2021 елның 1 октябре, җомга

Нурлат муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (ZOOM режимында), шулай ук районның ведомство, оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, кече бизнес вәкилләре катнашында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узды.

Утырышта Эчке эшләр министрлыгының алдагы утырышы карарын үтәү нәтиҗәләре, алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингы, 2021 елның 8 аенда район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә алкогольле продукцияне сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш нәтиҗәләре тикшерелде. Хисап чорында алкоголь белән агулану очракларына һәм аларны анализлауга аерым игътибар бирелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Нурлат районының алкоголь базарындагы хәлне яхшырту буенча карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International