Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ветераннарын котлау

2021 елның 1 октябре, җомга

2021 елның 1 октябрендә лаеклы ялда булган кадерле хезмәттәшләребезне өлкәннәр көне белән котлау матур традициягә әверелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина элеккеге хезмәттәшләрен - Шәймуллина Фәвәрә Вафа кызын, Юзеева Нина Герасимовнаны, Шаһиева Дания Госман кызын, Юнысова Минсара Сафа кызын өйләренә барып котладылар. Пенсионерларга, котлау сүзләре белән, игътибар һәм хөрмәт йөзеннән, бүләк җыелмалары тапшырылды. Очрашуда катнашучыларның барысы да да күңелле тәэсирләр алдылар. Пенсионерлар исә бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International