Хәмер сату өлкәсендә кабат закон бозу ачыкланды

2021 елның 1 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тикшерү чаралары барышында Түбән Кама сәүдә объектларының берсендә спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Белгечләр 6 «фанфурик»ны тартып алганнар. Сатучы законсыз рәвештә илле сумга флакончиклар саткан һәм шәхси эшмәкәрне яклраг тырышкан, имеш, бу аның шәхси эше һәм бу сыеклык белән сату итү үзенең инициативасы гына булуын расларга тырышкан. Соңрак кына хуҗабикәнең йөкләмәсен үтәвен таный. Шулай ук контроль чара вакытында белгечләр БДАМС кулланмыйча һәм товар озату документларыннан башка гына сатуда булган ун сыра банкасын да ачыклаган.

Әлеге фактлар буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.19 ст.буенча беркетмә төзеләчәк. Әлеге хокук бозулар өчен административ хокук бозу предметы булган продукцияне конфискацияләү белән уннан унбиш мең сумга кадәр штраф күздә тотыла.

Дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга шикаять язган мөрәҗәгать итүчегә матди бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International