Яңа гына эшли башлаучылар өчен укыту үткәрү яки законнарны аңлату турында

2021 елның 2 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, традиция буенча, сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен аңлату әңгәмәләре үткәрә. 2021 елның 1 октябрендә алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче «Авылым» ҖЧҖнең «Желтый ценник» кибете (Арча шәһәре) сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укулар үткәрелде.

Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү Кагыйдәләре, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук алкогольле продукцияне исәпкә алу өлешендә БДАМС системасы турында мәсьәләләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International