Киез итекләрне, сарык йоныннан эшләнгән аяк киемнәрен Россиядә ничек кенә атамыйлар! Киез итекләр – кырыс кыш көннәрендә җиңел, йомшак һәм бик җылы, уңайлы аяк киеме.
Борынгы заманнарда итекләрне кышын авылда да, шәһәрдә дә барысы да киеп йөргән. Безнең көннәрдә итекләрне нигездә авыл халкы кия. Шәһәрдә исә бары кечкенә балалар өчен сатып алалар.
Әгәр сез киез итекләр сатып алгансыз икән һәм өйдә киеп караганда туры килмәгәнлеге ачыкланса, аны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 25 статьясы нигезендә кире кайтарырга мөмкин.
Кулланучы, аны сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштырырга хокуклы.
Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны тиешенчә алмаштыру, әгәр күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булса, башкарылырга мөмкин. Кулланучының товар чегы яки касса чегы яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмавы аның шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Кукмара киез итекләре» кибете сатучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан семинар үткәрде.
Чаралар үткәрү кысаларында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.