2021 елның 7 октябрендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә ачык тыңлаулар узачак

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

* Чараның исеме: «2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре».

* Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

* Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 07 октябре 14.00 сәг.

* Чара үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Балтач ш. т. б., Ленин ур., 42

* Чара үткәрү ысулы: ZOOM платформасы аша онлайн режимда киңәшмә

* Чараның статусы: планлаштырылган

* Чараның кыскача тасвирламасы: 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен ачыклау буенча гавами фикер алышу.

• Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Тоташтыру өчен сылтама:

Арча территориаль органы сезне планлаштырылган конференциягә чакыра: Zoom.

Вакыты: 7 октябрь. 2021 02: 00Мәскәү шәһ.

Zoom конференциясенә кушылу

https://us02web.zoom.us/j/4012600387?pwd=ZEhQamdlMXQrL0ZIQ2JUQmNjQkNidz09

Конференциянең идентификаторы: 401 260 0387

Керү коды: 34567

Күрсәтелгән тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны 6.10.2021 сәгатькә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Bulat.Kadyrov1@tatar.ru

Мәгълүматны түбәндәгн телефон аша ачыкларга була: 8(84366) 3-28-79, 8(84368) 2-44-03

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International