2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәре «КООП-хезмәтләр» ҖЧҖдә чираттагы дежур тору үткәрде. Сәүдә комплексына килүчедән түбәндәге эчтәлекле кызыклы сорау алынды: «Интернет аша җиһаз гарнитуры сатып алынды. Ул китерелгәч, төсе Интернетта күрсәтелгәннән аерылып торганы ачыкланды. Сатып алучы, сатучыга мөрәҗәгать итеп, товардан баш тартырга һәм акчаны кире кайтарырга карар кыла. Әмма сатучы, җиһаз гарнитурының башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектация туры килмәгән азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелүе сәбәпле, баш тарткан. Аның гамәле дөресм һәм алга таба миңа нәрсә эшләргә?».
Бу хәлгә аңлатма түбәндәгечә яңгырый: сатучының акчаны кире кайтарудан баш тартуы дөрес түгел. РФ Граждан кодексының 502 статьясы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 25 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, кулланучы, әгәр товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатучыдан, сатып алу вакытын санамыйча, ундүрт көн эчендә, алмаштырырга хокуклы. Шул ук вакытта теләсә кайсы сыйфатлы товар өчен акча кире кайтарылырга яки алмаштырылырга мөмкин. РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектация күләме туры килмәгән азык-төлек булмаган товарлар Исемлеге бар (алга таба - Исемлек). Әлеге исемлек нигезендә, көнкүреш җиһазлары (мебель гарнитуралары, комплектлары) алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел.
Җиһаз гарнитуры Интернет-кибеттә (дистанцион ысул белән) сатып алынганга күрә, югарыда күрсәтелгән нормалар кулланылырга тиеш түгел, чөнки товарларны дистанцион ысул белән сатуны җайга салучы махсус нормалар бар.
Законның 26.1 ст. нигезендә кулланучы товарны тапшырганчы - теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн эчендә аннан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны илтеп тапшырганнан соң язма рәвештә бирелмәсә, кулланучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Товарның товар төре, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарның сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин. Бердәнбер чикләү бары тик индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган товарга гына кагыла.
Шулай итеп, әгәр товарны кире кайтару срогы чыкмаса, аның товар төре сакланса, сез аңа карата аерым таләпләр куймагансыз икән, сез акчаны кире кайтару хокукына ия.
Консультацияләр алу өчен сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, тел.: 884366 3-28-93.