Зәй районында ведомстовара комиссия утырышы узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы хакимиятендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзерлары, шәһәрнең сәүдә объектлары директорлары катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы үз чыгышында 2021 елның 8 аенда Зәй районы территориясендә алкогольле продукция сату һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, булдырмау буенча эшчәнлеккә йомгак ясады.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды::

- Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне куллану базарының торышы турында;

- законсыз алкогольле һәм спиртлы продукция кертү каналларын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар турында;

- алкогольле продукцияне законсыз сатуны тыюга юнәлдерелгән чаралар турында;

- шәһәр һәм район сәүдә объектларында Татарстан Республикасы җитештергән алкогольле продукция ассортиментын саклау, стеллажларда алкогольле продукция куюны яңадан карау турында.

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча алкогольле продукцияне лицензиясез сатуны тыюга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде. Моннан тыш, комиссия алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International