Кулланучы әлифбасы: иминиятләштерү булмаса, сезгә кредит бирмәячәкләр. Бу дөресме?

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Валерий Михайловичка, КАСКО рәсмиләштермәсә, банк аңа акча бирә алмый, дигәннәр. Бу полиска алар каршы килмәгән — машинаны, әйтик, урлап алып китсәләр, автомобильсез калу һәм түләнмәгән кредит алу үкенечле булачак.

Чынлыкта, закон буенча, кредиторлар бары тик ипотека рәсмиләштергәндә салынган күчемсез милекне иминиятләүне генә таләп итәргә хокуклы. Калган очракларда банк сезгә кредит бирүдән баш тартырга хокуклы түгел, чөнки сез иминият полисы сатып алмыйсыз.

Тик Валерий Михайловичка тагын берничә полис — GAP-иминият, шулай ук тормыш һәм сәламәтлек иминиятләштерүне рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр. Янәсе, әгәр моны эшләмәсәң, банк кредит буенча ставканы күтәрәчәк.

Чыннан да, кайбер страховка кредит буенча процентны киметергә мөмкинлек бирә — һәм бу һәрвакыт кредит килешүендә күрсәтелгән булырга тиеш. Кредитор, әгәр дә заем иминиятләштерүдән баш тарта икән, ставканың ни дәрәҗәдә артачагы турында яза. Мәсәлән, автокредит буенча процент, гадәттә, КАСКО полисы сатып алган вакытта азрак. Чөнки мондый страховка банк үз акчаларын кире кайтара алмаганда, әйтик, кеше кредитны түләмәгәндә, ә машина авариядә зыян күргән очракта отышлы.

Валерий Михайлович килешүендә процент ставкасына КАСКО полисы гына йогынты ясаган, калган страховка кредит бирү шартлары белән бәйле түгел.

Бу очракта нәрсә эшләргә?

Килешүне игътибар белән өйрәнергә, барлык документларга да кул куяр алдыннан аларны җентекләп өйрәнергә. Хәтта берничә экземпляр иминият килешүе булса да, вакытыгызны кызганмыйча аларны башыннан ахырына кадәр укып чыгыгыз.  Ә тагын да яхшырагы - аларны тыныч шартларда өйрәнү өчен өйгә алырга була.

Иминиятнең банк белән килешү шартларына, әйтик, кредит буенча процентка йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр йогынты ясый икән, үз файдагызны уйлагыз.

Шуны истә тотыгыз, төрле иминият компанияләрендә бер үк төрле полислар бәяләре аерылырга мөмкин. Банк кредиты буенча ставка артмасын өчен, нинди иминият компанияләре полисларын кабул итәчәкләрен аныклагыз.

Закон буенча мәҗбүри булмаган иминләштерүләрдән, сезгә кирәкми дип саныйсыз икән, сез баш тарта аласыз. Тик Валерий Михайлович кебек, сез аларны игътибарсызлык буенча рәсмиләштергәнсез икән, суыту чорыннан файдаланыгыз - гадәттә бу 14 көнлек срок, сез иминият килешүен өзә һәм үз акчагызны кире кайтара аласыз.

Банк хезмәткәрләре страховка акчасын кире кайтаруга хокук турында да гел сөйләп тормый. Ә бәлки киресенчә, теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин, дип ышандыра.

«Страховка өчен акчаны теләсә кайсы вакытта кайтарырга була»

Валерий Михайлович кредитны бер-ике-өч айдан алдан түләп бетерергә исәп тоткан. Ул бу хакта банктан «артык» страховкалардан баш тартырга килгәч, хәбәр итә. Менеджер аны ашыкмаска үгетли башлаган, чөнки кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә файдаланылмаган страховка өчен акчаны кире кайтарырга була.

Банк хезмәткәре хәйләли. Чыннан да, иминиятләштерүне кредит белән бергә рәсмиләштергәнсез икән, ә аннары аның буенча вакытыннан алда түләгәнсез икән, иминият өчен акчаның бер өлешен кире ала аласыз. Кайтару суммасы иминиятнең гамәлдә булган ахырына кадәр калган вакытка пропорциональ булачак.

Әмма берничә чикләүләр бар.

Бу кагыйдә 2020 елның 1 сентябреннән соң рәсмиләштерелгән страховка өчен генә гамәлдә. Әгәр алар элегрәк сатып алынган булса, кире кайтару мөмкин, бары тик иминият компаниясе белән килешүдә шундый шарт теркәлгән очракта гына (бу бик сирәк күренеш).

Кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә, акчаны кредит килешүе шартларына — әйтик, процент ставкасына йогынты ясаучы страховка өчен генә кайтарырга була. Яки заем үзенең банк алдындагы финанс җаваплылыгын иминләштергәндә: әгәр клиент белән берәр хәл булса, аның өчен бурычын иминият компаниясе түли.

Валерий Михайлович GAP-страхование очрагында, шулай ук тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү тәкъдиме кредит белән бәйле булмаган. Димәк, бу полислар өчен түләүне суыту чорында гына кайтарырга мөмкин.

Банклар заемчыларга шәхси иминият полисларын түгел, ә күмәк иминият килешүенә кушылуны тәкъдим итә. Мондый килешүләрне банклар алдан ук иминиятчеләр белән төзиләр, ә аннары аларга үз клиентларын гына язалар. Мондый иминият программасына ялганган өчен банклар комиссияне ала һәм аны вакытыннан алда кредитны түләп бетергәндә кире кайтарырга тиеш түгел. Ә бу комиссия страховка бәясенең 80% ын тәшкил итәргә мөмкин.

Банклар элек, күмәк шартнамәгә тоташкан өчен түләүне дә кертеп, бөтен сумманы ике шартта түли: әгәр сез суыту чоры дәвамында страховкалаудан баш тартсагыз һәм иминият кредит шартларына йогынты ясасагыз.

Иминиятләштерү вакытында иминият очрагы килеп чыккан булса, полис өчен акча кире кайтарылмый. Тик аның каравы иминият акчасын түләячәкләр.

Нәрсә эшләргә?

Иминиятләштерүне рәсмиләштергәнсез икән инде, ә аннары башка иминият компаниясен тапкансыз яки тиешле тәкъдим тапсагыз, ашыгыгыз - аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин.

Күп кенә очракларда суыту чорында сез иминият өчен түләнгән акчаны тулысынча кире кайтара аласыз. Аерым алганда, кредит килешүендә страховкалаудан баш тарткан очракта ставка, срок, гомуми артык түләү яки кредитның башка шартлары үзгәрәчәге язылган. Яки Сез банк файдасына иминиятләштергәнсез икән, әгәр сез түләүләрне кертә алмасагыз, ул кире кайтарылыр иде.

Калган очракларда иминиятче полис бәясенең зур булмаган өлешен - страховка эшләгән көннәрдә саклап калырга мөмкин. Ә банк клиентны күмәк иминият килешүенә тоташтырган өчен алган комиссияне үзенә калдырырга хокуклы.

Суыту чоры тәмамлангач, иминияткә акчаны кире кайтаруны да алырга мөмкин. Тик сез кредитны вакытыннан алда түләгән очракта гына. Шул ук вакытта страховка кредит бирү шартларына йогынты ясый һәм бу кредит килешүе шартларында язылган була. Сезнең иминиятләштерүегез финанс җаваплылыгы банкы алдында - һәм бу яклау сезгә күп очракта кирәк тә түгел.

Түләү страховка гамәленең ахырына кадәр калган вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнәчәк. Әйтик, сез бер елга полис рәсмиләштергәнсез, тик ярты ел өчен кредит буенча түләгәнсез икән — димәк, иминият килешүен өзәргә һәм иминият компаниясе алган акчаларның яртысын алырга хокуклы.

Тик банклар шәхси полислар түгел, ә клиентларны күмәк килешүгә кушканда, алар үз комиссияләрен страховкага тоташтырган өчен кире кайтармый.

Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-агарту ресурсыннан мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча:

https://fincult.info/article/khochu-vzyat-kredit-kakogo-podvokha-mozhno-zhdat-ot-menedzherov/

Шул уңайдан Казан территориаль органы тарафыннан Казан шәһәре һәм аның карамагындагы районнар кулланучылары арасында кредит һәм кичектереп торуга багышланган сораштыру үткәрелде.

Иң актуаль «Сез кредит еш аласызмы?» дигән сорауга 5 елга бер тапкыр дип 50% җавап бирде, 30% беркайчан да кредит алмаган, 15%ы кирәк булганда алам дип, ә сораштыруда катнашучыларның 5% һәр ел саен кредит алам, дип җавап бирде.

 «Сезнең карашка, кредитлар яки кичектереп тору отышлымы?» дигән сорауга 35% әйе дип җавап бирде, ә 65%ы -  юк ди.

Ә «Кредит яки кичектереп акча алу отышлымы?» дигән сорауга 71% катнашучы кичектереп, ә 29% кредит, дип җавап бирде.

Кулланучылар фикеренчә, гаилә бюджеты өчен кредит (кичектереп акча алу) куркынычмы дигән сорауга, 63% әйе дип, 34% - һәрвакыт түгел дип саный, ә 3% юк, дип җавап биргән.

Респондентларның 67%ы кредитка яки кичектерү юлы белән алынган сыйфатсыз товарлар эләкмәде дип җавап бирде, 31%ы әйе дип җавап бирде, ә 2% кайчагында дип.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International