«Кулланучылар хокукларын яклау» һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының территориаль органына карата тикшерү үткәрде.

Хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде. Шулай ук, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча үткәрелә торган чаралар турында сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру һәм җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә түземсезлек булдыру максатларында, анкеталаштыру үткәрелде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

Очрашуда «коррупция» төшенчәсе, аның күренешләре һәм һәр гражданин өчен нәтиҗәләр белән таныштылар. Коррупцияне һәр граждан актив тормыш позициясе биләгәндә, коррупция күренешләре киңлеген тарайту һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итү өчен бөтен көчен куеп, үзеннән башларга һәм барлык күренешләрдә коррупциягә каршы атмосфера һәм түземсезлек тәрбияләргә кирәк булганда гына җиңеп була.

Дүшәмбе–пәнҗешәмбе көннәрендә - 08 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр, җомга – 08 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 15 минутка кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «ышаныч телефоны»на да шалтыратырга мөмкин: +7 (987) 296-68-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International