Лаеклы ялда булган хөрмәтле хезмәттәшләрне котладылар

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерергә тиеш, бу бәйрәм бөтен җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә.

Мәрхәмәтлек декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов элеккеге хезмәттәшләре: Зарипова Фәния Нуриәхмәт кызы, Чернова Надежда Александровна, Билалов Госман Гомәр улы, Тетюгина Наталья Михайловна һәм Гыйзетдинов Назиф Насыйх улы белән очрашты һәм аларны бәйрәм белән котлады. Пенсионерларга, котлау сүзләре белән, игътибар һәм хөрмәт йөзеннән, бүләк җыелмалары тапшырылды.

Очрашуда катнашучыларның барысында да күңелле тәэсир калды.

Пенсионерлар бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм Түбән Кама территориаль орган хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International