2021 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. б. п. гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрде, анда халыкның социаль якланмаган катламына аерым игътибар бирелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
Чаралар кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.
Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән тәмамланды.
Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, товарларны ваклап сату-алу кагыйдәләре буенча киңәшләр бирелде.