Хөрмәтле ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы үзенең элеккеге хезмәткәрләрен өйләренә барып котладылар, татлы бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук, форсаттан файдаланып, территориаль орган хезмәткәрләре барлык өлкән буын кешеләрен Өлкәннәр көне белән котлыйлар.

Өлкән яшьтәгеләр - чын мәгънәсендә алтын, үзенчәлекле буын, бу буын кешеләре бары тик яхшылыкка гына өйрәтә, чөнки үз бәхетен булдыруга алар бөтен гомерен багышлаганнар!

Кадерлеләребез, сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Сезнең күзләрегез шатлыктан балкысын, бары тик шатлыклы мизгелләр сезнең юлдашгыз булсын. Күбрәк ял итегез һәм гомернең һәр минутыннан ләззәт алыгыз. Сезгә чиксез озын һәм бәхетле гомер, сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм кайгыртучанлык белән тулы озын гомер телибез. Яшегез олы булуга карамастан, күңелегез һәрвакыт яшь һәм энергияле булып калсын. Өлкәннәр көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International