Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, административ тикшерү кысаларында, Спас районы кибетләренә бардылар.
Ким Бистәсе кибетләренең берсендә сәүдә объектында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр БДАМСта продукцияне исәпкә алу тәртибен бозуы ачыкланды.
Моннан тыш, әлеге кибеттә 19 атамадагы сырага сату-озату документлары булмау ачыкланган. Гамәлдәге законнар нигезендә 126 литрга якын продукция хуҗасыннан тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.