Семинар барышында өлкән яшьтәге кешеләргә ташламалар бирү мәсьәләсе каралды

2021 елның 1 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Бәйрәм уңаеннан картларның проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү, аларның күпьеллык хезмәтләренә һәм кайгыртуларына хөрмәт күрсәтү, зур булмаган, әмма алар өчен кирәкле ярдәм күрсәтү өлкәсендә реаль адымнар ясау мөмкинлеге туды.

Шуңа бәйле рәвештә чара барышында халыкның социаль якланмаган категориясе өчен ташламалар бирү һәм акцияләр үткәрү мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International