Арча районының Яңа Кырлай авылында гражданнарны кабул итү үткәрелде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 октябрендә, халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә Яңа Кырлай авылында яшәүчеләр килде, аларны сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары кызыксындырды, шулай ук яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция һәм товарлар сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче өлкәләрдә халык проблемаларын хәл итү өчен җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү максатларында, гражданнар белән очрашудан соң, авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нормаларын аңлатып уку-семинар үткәрелде, территориаль органның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мисаллары китерелде. Семинар барышында җирлек хезмәткәрләреннән шәхси кулланучылар практикасыннан шактый сораулар алынды, алар турында законнар ниегезендә фикер алышынды.

Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International