Өлкән яшьтәге кешеләр белән интерактив чара үткәрелде

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Без кибеткә, базарга, транспортка яки чәчтарашханәгә кереп, кулланучылар булабыз, димәк, үз хокукларыбыз һәм бурычларыбызны тиешенчә белү зарур. Әмма барысы да үз хокукларын ничек якларга белми.

2021 елның 1 октябрендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга мәгълүмат бирү, агарту, аларның хокукый белемнәрен арттыру һәм киңәйтү, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, Кукмара муниципаль районының «НАЗ» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасына («Ласка») Халыкара өлкәннәр көненә багышланган онлайн чара үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты белгече Гөлназ Костылева һәм тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Чара башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы турында, «Халыкара өлкәннәр көне»нең барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре һәм ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән килгән мөрәҗәгатьләрне карау мисаллары китерелде. Өлкән яшьтәге кешеләрне көнкүреш электроникасы, су өчен фильтрлар, медицина җиһазлары, физиотерапевтик аппаратлар һәм башка төрле товарлар белән алдау очраклары җентекләп аңлатылды. Чарада катнашучылар, үз чиратында, сыйфатсыз товарларны сатып алу тарихы белән уртаклаштылар, сораулар бирделәр.

Чара дистанцион булуга карамастан, ул актив, җылы дустанә атмосферада узды һәм ике як өчен дә кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International