2021 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Катгый базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакыт популяр булуы өчен, кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәлиткеч фактор булып тора. Эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы бердәнбер конкурентлы өстенлеккә әйләнде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә. Хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүматларның булу-булмавы, претензияләрне карау тәртибе һәм вакытлары аңлатылды.
Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бирелде.
Өстәмә рәвештә оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр ителде.