Профилактик чаралар барышында халыкка гамәлдәге законнарны аңлаттылар

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районының Базарлы Матак авылына чираттагы сәфәр кылды. Профилактик чаралар барышында кулланучы һәм хуҗалык итүче субъектларга гамәлдәге законнар аңлатылды. Шулай итеп, «Алып Хан» сәүдә-күңел ачу комплексында кизү тору барышында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законның 2021 елның 1 гыйнварындагы үзгәрешләр белән нормалары җиткерелде. Турыдан-туры товар сатып алу урыннарында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр алу мөмкинлегенә ия булдылар.

Күчмә чараларның максаты - халыкның куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, бу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International