Әтнә районы КФҮ аша кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация бирелде

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.

Чара барышында гражданнар торак коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре күрсәтү, җитешсезлекләр булган товарларны кире кайтару, тиешле сыйфаттагы товарларны алмашу, таләпләр кую сроклары, дистанцион ысул белән сатып алынган товарларга карата таләпләр, шулай ук азык-төлек товарларын сатуга куела торган законнар таләпләре, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Хезмәткәрләргә тиешле киңәшләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International