Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, ТР Мөслим муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: «2021 елның 9 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы атамасы. Докладчы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Солтанов Марат Роберт улы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 29 октябрендә 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: КФҮ бинасы (Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 нче йорт).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: 2021 елның 9 ае йомгаклары буенча контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен ачыклау, гамәлдәге законнарны аңлату.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 28.10.2021 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marat.Sultanov.R@tatar.ru
Мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8 (8555) 36-63-85, 8 (8556) 2-35-05.