Әтнә районы Күңгәр авылы гражданнары белән он-лайн очрашу узды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру кысаларында халык өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрә.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашты.

Авыл халкына булачак чара турында алдан ук тиешле белдерүләр аша хәбәр ителде, һәм алар билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән, онлайн режимда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларына сылтама белән хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Чарада катнашучыларның барысы да рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашуларны кабат үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International