Кулланучы әлифбасы: тиешле сыйфаттагы обойлар белән нишләргә?

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте: озак сайлаганнан соң, консультант тәкъдиме белән 1200 сумнан дүрт рулон обой сатып алдым. Өйгә кайткач, обойлар төсе стиль буенча җиһазга туры килми икәнлеге ачыкланды. Икенче көнне кибеткә башка төстәге обойларга алмашу үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Сатучы, обойларның метражлы товар булуын, алмаштырырга тиеш булмавын әйтеп, миңа аларны алыштырудан баш тарттты. Аның гамәлләре хокуклымы?

Әлеге сорауга белгеч түбәндәгечә аңлатма бирде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә, сатып алган көнне санамыйча, ундүрт көн эчендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, әгәр күрсәтелгән товар форма, габарит, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатучыдан шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган югарыда күрсәтелгән нигезләр буенча кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиешле азык-төлек булмаган товарлар Исемлеге нигезендә, метражга җибәрелә торган төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм капламнары һ.б.) кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел. Мөгаен, сатучы, исемлекнең бу пунктына сылтама белән кулланучыга обойларны алмаштырудан баш тарткандар. Әмма кулланучы товар берәмлеге белән обойлар сатып алган, димәк, сатып алучы төсе буенча туры килә торган обойларга алмашуны таләп итәргә хокуклы. Бу очракта сатучы хаклы түгел.

Кулланучының проблемалы мәсьәләсе аның файдасына хәл ителде, обойлар алыштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International