Авыл кибетендә документларсыз сыра сатылган

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында районның авыл кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка төрле җитештерүчеләрнең шактый киң ассортиментта сыра сату факты ачыкланды.

43,3 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды, хокук бозучыга РФ КоАП 14.19, 14.46 статьяларында каралган административ җаваплылык яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International