ҖЧҖ «Торгсервис16» кибете сатучылары өчен уку-семинар үткәрелде

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

2021 елның 25 октябрендә Әтнә муниципаль районында яңа «Светофор» кибете ачылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, әлеге сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрелде.

Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат чыгару, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International