Алабуга районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

2021 елның 26 октябрендә Алабуга муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия эшендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Мусаев, авыл җирлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, үзәк район хастаханәсенең наркология бүлеге, «Алабуга» ПК, «Татспиртпром» АҖ вәкилләре катнашты. Комиссия тарафыннан Алабуга муниципаль районында 2021 елның 9 аенда алкоголь белән агуланулар, авыл торак пунктларында кибетләрнең эшчәнлеге, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International