«Кулланучылар кредиты (заем) турында «Федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» Федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керү сәбәпле, заем кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә – кредит алу өчен кирәк булган полис өчен түләнгән сумманы кире кайтарырга мөмкин. Элек акчаны да кире кайтарганнар, тик, кагыйдә буларак, бары тик суд аша гына. Мондый хәлләрдә күп нәрсә килешү шартларына һәм кредитор позициясенә бәйле. Хәзер заемчыларга страховка өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге барлыкка килде. Кредитны ваыкытыннан алда түләп бетерсәгез –үз акчаларыгызны кире ала аласыз!
«Россия Федерациясендә иминият эшен оештыру турында» 27.11.1992 елның 4015-1 РФ номерлы Законы нигезендә, билгеле бер иминият очраклары килеп туган очракта физик һәм юридик затларның мәнфәгатьләрен яклау буенча Мөнәсәбәтләр, түләнгән иминият премияләреннән, шулай ук башка иминият чаралары хисабына иминиятләштерелә.
Килешү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының (кулланучыга товарның яки хезмәт күрсәтүнең бәясе хәбәр ителергә тиеш - законның 10 статьясы; өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу тыела - законның 16 ст.) һәм «Кулланучылар кредиты (займ) турында» 21.12.2013 елның 353 номерлы Федераль законга туры килергә тиеш.
Кредит алган һәм шул ук вакытта шәхси иминият килешүен рәсмиләштергән теләсә кайсы граждан, әйтик, тормышын, сәламәтлеген яки инвалидлык җитүне иминиятләштергән, ә аннары вакытыннан алда банкка бөтен сумманы кире кайтарган очракта, иминият премиясенең бер өлешен кире кайтаруга хокуклы. Димәк, мондый заемчыга страховка кирәкми, һәм акчаларның бер өлешен алу дөрес булыр иде. Әгәр элек моның белән проблемалар булса, хәзер бу процесс уңай хәл ителә. Хәзер банклар, кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә, заемчыга иминият премиясенең бер өлешен иминият килешүе тәмамланганчы калган вакытка пропорциональ рәвештә кире кайтару турында гариза язарга тәкъдим итә.
Иминият премиясенең бер өлешен кире кайтару түбәндәге очракларда мөмкин:
- иминиятләштерү килешүе 2020 елның 1 сентябреннән дә иртәрәк төзелмәгән очракта;
- страхование кредит рәсмиләштерелгән вакытта ирекле башкарылган;
- иминият очрагы килеп чыкмаган очрак;
- кредитны вакытыннан алда түләп бетергән очракта.
Иминият премиясенең бер өлешен алу өчен, полис аның аша рәсмиләштерелгән очракта, иминият компаниясенә яки банкка гариза язарга кирәк. Акча гариза алган көннән алып 7 эш көне эчендә кире кайтарырга тиеш.