Белгечләр «Барысы да өй өчен» кибетендә семинар үткәрделәр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Кухня территориясе еш кына хатын-кызлар прерогативасы булып санала. Һәр хуҗабикә кухня киңлегендә гастрономик шедеврларны әзерләү уңайлы булсын, күп вакытны алмасын һәм үз нәтиҗәләре белән сөендерсен өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыша. Моның өчен кухняда төрле предметлар күп булырга тиеш, чөнки савыт-саба - аш-суның уңышлы булуында ышанычлы ярдәмче.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан «Барысы да өй өчен» кибетендә семинар үткәрде.

Шәхси эшмәкәр вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 елның 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

* килешүне рәсмиләштерү;

* товарга түләү тәртибе;

* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

• сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында таләпләр аңлатылды.

Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International