Кулланучы әлифбасы: йокы өчен ничек ортопедик мендәрне ничек сайларга?

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Кешенең йокысы сыйфатына бик күп факторлар йогынты ясый: сәламәтлек торышы һәм туклану рационыннан алып урын-җир кирәк-яракларының уңайлылыгына кадәр.

Һәркемгә билгеле булганча, уңайсыз мендәрдә яхшы итеп йоклап булмый, шуңа күрә мондый товарны сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк. Ортопедик мендәр сатып алыр алдыннан табиб белән киңәшләшү артык булмас.

Ортопедик мендәрнең маркировкасын игътибар белән өйрәнергә кирәк. Мәгълүмат рус телендә тәкъдим ителергә тиеш.

Маркировкада түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш: эшләнмә материалында табигый һәм химик чималның җитештерелү датасы, базарда мөрәҗәгать итүнең бердәм билгесе, төре һәм массакүләм өлеше (процент эчтәлеге), әйбернең күләме, эшләнмәне тиешле тәртиптә тоту символлары һәм (яки) әйберне эксплуатацияләү барышында аны карау үзенчәлекләре буенча инструкция (кирәк булганда).

Ортопедик мендәрләрне дә интенсив рәвештә селкеп, кагып торырга кирәк түгел, чөнки мондый гамәлләр мендәрнең эчлеген бозарга мөмкин, һәм мендәр формасын югалта. Мендәрне пычранудан саклау өчен аңа тыш кидертергә киңәш ителә, тышлыклар тиз һәм уңайлы юылалар. Мендәрләрне саклау өчен полиэтилен пакетлар кулланырга киңәш ителми. Мендәр формасын югалтамасын өчен, төрле ягына ятарга киңәш ителә.  

Дөрес ортопедик мендәр сайлаганда түбәндәге күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк:

1. Моделе. Мендәрләрнең балалар һәм өлкәннәр өчен билгеләнгән модельләре була, шулай ук йөкле хатын-кызлар, сәяхәт итүчеләр өчен махсус вариантлар була.

2. Зурлыгы. Мендәр күләме кеше комплектациясе белән бәйле. Иң популяр вариант - гадәти модельләрдәге кебек 50×70 см.

3. Биеклеге. Мендәр киңлеген җилкәләр киңлегенә һәм йоклау позасын истә тотып сайларга кирәк. Уртача күрсәткеч - 10-14 см.

4. Рәвеше. Мендәрләр турыпочмаклы, дулкынлы яки башка формаларда булырга мөмкин.  

5. Катылыгы. Әгәр сез аркада йоклыйсыз икән, сезгә каты модельле мендәр сайларга туры киләчәк. Корсагында ятып йоклаганнар өчен бик йомшак мендәр сайлау уңайлы булачак. Әгәр сез ян белән йоклыйсыз икән, мендәр уртача катылыкта булырга тиеш. Сыйфатлы мендәрләр деформацияләнергә тиеш түгел.

6. Материалы. Иң яхшы мендәр – латекс яки хәтер эффектлы материалдан эшләнгән була. Әмма полиэстер һәм карабодай кабыгыннан эшләнгән бюджет вариантлары да була. Аллергикларга мендәрләр сайлаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Гипоаллерген тутыргычлы мендәрләргә – пенополиуретан (гипоаллерген ортопедик күбек) эчлекле товарларга игътибар итәргә киңәш ителә.

Ортопедик йогынтысы - мендәр сатып алганда иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк.

2021 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ортопедик товарлар сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән семинар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International