Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Грамоталы кулланучы» акциясе оештырылды. Белгечләр шәһәр халкына һәм кунакларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән һәм чыгарылган мәгълүмати буклетлар тапшырдылар. Әлеге буклетлар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.
Буклетлар «Суны индивидуаль һәм гомумйорт куллануы нәрсә ул?», «Претензияне ничек дөрес төзергә?», «Текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын һәм аяк киемнәрен сату үзенчәлекләре», «Ремонт һәм алыштыру чорына шундый ук товарны бирү яки алыштыру таләбенә кагылмый торган товарлар Исемлеге», «Кулланучылар хокукларын яклау турында закон белән җайга салынмый торган мөнәсәбәтләр», шулай ук татар телендә дә «Кулланучылар хокукларын яклау турында төшенчәләр» дигән темаларга багышланган.
Һәр буклет информатив, үз эченә тар юнәлеш алган, бу кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга һәм куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.
Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыру дәвам итә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими рәвештә мондый акцияләр, сәүдә үзәкләрендә кулланучылар белән очрашулар, хезмәт коллективларында һәм уку йортларында лекцияләр, эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәлләр үткәрәләр. Мондый чаралар кулланучылар белеменең дәрәҗәсен нәтиҗәле күтәрергә мөмкинлек бирә, кулланучы үз хокукларын яклауда ышанычлы һәм нык тора алуын тәэмин итә.