Банк номерларыннан шалтыраталар һәм конфиденциаль мәгълүмат бирүләрен сорыйлар. Нәрсә эшләргә?

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Аферистлар финанс компаниясе генә түгел, прокуратура, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалар исеменнән дә шалтыратырга мөмкин.

Шул рәвешле, мошенниклар кешене тигезлектән чыгарырга, дошманлыкка тартырга омтыла. Әмма Сезнең белән акча турында сөйләшә башлыйлар  икән, шунда ук элемтәне өзегез. Банкның рәсми номеры буенча шалтыратып, счет һәм картагыз белән барысы да тәртиптә булуына инаныгыз.

Еш кына алдаучылар кич, төнлә яки ял көннәрендә иртә белән, кеше йоклаганда һәм тиз арада җавап бирә алмый торган вакытта шалтыраталар. Җинаятьче үзен банк хезмәткәре булып таныштыра һәм клиент тарафыннан кичекмәстән гамәлләр таләп итә торган шикле операция турында хәбәр итә. Мошенниклар психология белән яхшы таныш: тиз һәм ышанычлы сөйләшәләр, профессиональ терминнар кулланалар, еш кына үз эченә фон тавышлары, җанлы колл-үзәге эшен ишеттерәләр. Болар барысы да аларга банк клиенты ышанычына кереп, уяулыкны югалту өчен эшләнелә.

Шул ук вакытта алар клиентны ашыктыра һәм куркыта, аның хис-тойгыларына йогынты ясый.

Мәсәлән, алдаучылар карта буенча зур суммага шикле түләү башкарыла, аны туктату өчен, тиз арада әлеге карта номерын, ПИН-кодын яки СМС-хәбәрләрдән бер тапкыр кулланыла торган парольне хәбәр итәргә кирәк, дип белдерә. Әгәр кеше төрлечә баш тарта икән, аңа аның картасыннан акча турыдан-туры хәзер мошенникларга китәчәк, дип яный.

Әгәр җинаятьчеләр үзләренә кирәкле мәгълүматны белә икән, алар счетка керү мөмкинлеген ала һәм аннан бөтен акчаларны ала.

Үз акчаларыңны мошенниклардан ничек якларга?

• Әгәр клиент җинаятьчеләргә яшерен мәгълүматны үзе хәбәр итсә, аны банк аша кире кайтарып булмый. Шуңа күрә куркынычсызлык өчен төп кагыйдәләрне сакларга кирәк, хәйләләргә бирешмәскә;

• Һәрвакыт банкның рәсми номерын җыегыз. Ул картаның кире ягында һәм банкның рәсми сайтында күрсәтелгән була.

• Таныш булмаган номерларга СМС җибәрмәгез, "банктан" хәбәрләреннән сылтамалар буенча күчәргә ашыкмагыз. Аңлашылмый торган теләсә кайсы очракта банкка рәсми номер буенча шалтыратып, оператордан мәгълүматны ачыклагыз.

• Әгәр сезгә банктан, финанс оешмасыннан яки дәүләт органыннан шалтыраталар икән, шалтыратучының исем-фамилиясен һәм вазыйфасын ачыклагыз һәм үзегез шалтыратам дип әйтегез. Элемтәне өзегез һәм оешманың рәсми телефонына яки банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз. Номерны кулдан җыярга кирәк.

* Ашыкмагыз һәм паникага бирешмәгез. Әгәр банк шикле транзакцияне ачыклый икән, ул шунда ук аны ике тәүлеккә туктатачак. Бу вакыт эчендә сез банк операциясе эшләвен раслау, яки аны гамәлдән чыгарырга өлгерәсез. Бу карарны 48 сәгать эчендә кабул итәргә кирәк — бу вакыт барысын да яхшы уйлау һәм ашыгыч рәвештә банкка шалтырату өчен җитә. Әгәр дә сез берни дә эшләмәсәгез, ике тәүлектән банк автомат рәвештә блокировканы төшерәчәк һәм операция узачак.

• Бернинди тәкъдим белән дә беркемгә дә шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез, реквизитлар һәм серле мәгълүматны: картаның CVC/CVV-кодын, СМС һәм ПИН-кодлар. Код сүзен бары тик үзегез банкның кайнар линиясенә шалтыратсагыз гына атарга була.

Мәгълүмат Мәгълүмати-агарту ресурсыннан алынды:

https://fincult.info/article/zvonyat-s-nomera-banka-i-prosyat-predostavit-konfidentsialnye-dannye-chto-delat/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International