Үткәрү урыны: Мөслим авылы, Пушкин ур., 91
Үткәрү датасы: 2021 елның 29 октябре
Көн тәртибе:
1. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.
2. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне тормышка ашырганда белергә кирәк булган норматив-хокукый актлар.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт (Росалкогольрегулирование) сайтлары белән эшләү.
Чарада катнаштылар:
Валеев Ф.Ф. – ТР Мөслим муниципаль районының территориаль үсеш бүлеге начальнигы; Солтанов М. Р. – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы; Бахтиев Р. Р. – Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары; авыл җирлекләре башлыклары; «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» АҖ вәкилләре; алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.
Нәтиҗә:
1. ТР Мөслим муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган закон бозуларны анализлау, шулай ук аларны кисәтү юллары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы М.Р. Солтанов чыгыш ясады.
2. Алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеге, законнарда билгеләнгән барлык таләпләрне үтәп, законлы нигездә алып барылырга тиеш.
3. Чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.